“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясендә Яңа елга чыршы ясау бәйгесенә йомгак ясалды
“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында Яңа ел алдыннан чыршылар ясау буенча бәйгене юкка игълан итмәгәнбез икән. Елны төгәлләүче иң күңелле бәйрәмгә берсеннән-берсе үзенчәлекле, искиткеч матур чыршылар алып килделәр оста куллы укучыларыбыз, балалар бакчаларына йөрүче малай-кызларыбыз.